Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итүгә санаулы гына көннәр калып бара. Әлеге бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм дә кайгыртылу хисләре тәрбияләү максатыннан, 2нче номерлы балалар бакчасында 9 май-Җинү көненә багышланган тематик атналык үткәрелде. Атналык кысаларында һәр төркемдә әти-әниләр һәм балалар белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган төрле чаралар оештырылды.
Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәрендә әти-әниләр көче белән “Бабам минем горурлыгым!” дигән почмак булдырылды. Почмак үз эченә “Сезнең батырлык мәңгелек!”, “Теләче – батырлар ягы”, “Солдат язмалары” һәм башкалар бик тулы, эчтәлекле материаллар тупланган папкаларны да ала.
Зурлар төркеме Теләче үзәгендәге Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсиягә бардылар.
Башка төркемнәрдә дә Бөек Җиңүгә багышлап рәсем конкурслары үткәрелде, выставкалар ясалды. Шулай ук тәрбиячеләр атналык дәвамында балалар белән Җинү көненә багышланган әнгәмәләр уздырдылар, презентацияләр карадылар.