1945 елның мае алып килгән җиңү, халкыбыз тарихында иң истәлекле вакыйгаларының берсе булып кала.

2015 елның 8 мае, җомга

 1945  елның  мае  алып килгән җиңү, халкыбыз тарихында иң истәлекле  вакыйгаларының  берсе булып кала.  8 май көнне Кече Кибәхуҗа авылында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырылды. Мәктәп укучылары,  авыл халкы һәм ветераннар катнашында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә  куелган обелиск янында  митинглар булды. Тыл ветераннары обелискларга веноклар салдылар. Мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасын ветераннарыбыз, чәй табыны артында тамаша кылды. Әлеге чарада районнан килгән вәкил  Фазлыев Данил Мөхәммәт улы, мәктәп директоры Әхмәтҗанова Найлә Нуретдин кызы, авыл җирлеге башлыгы Усманов Ренат Илдус улы катнашып,  ветераннарыбызны әлеге бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International