7 май көнне Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына" багышланган чара узды. Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары - Бөек Ватан сугышы тыл ветераннарына концерт программасы буләк иттеләр. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветераннар игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерде, үз куллары белән ясалган откыртка-рәсемнәрен тапшырды. Бакчабыз мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы өлкәннәргә Н.Дәүлинең "Өч тамчы су турында баллада" дип исемләнгән әсәрен сөйләде. Ветераннар һәр чыгышны дулкынланып, яратып кабул итте. Үзләре дә балаларга сугыш вакытында ничек яшәгәннәре турына хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән табын артында дәвам итте. Кунакларыбыз кичәне бик ошатты, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Без дә мондый бәйрәм-очрашуларның дәвамлы булуын теләп калдык.