Агымдагы елның 6 маенда районыбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды.

2015 елның 11 мае, дүшәмбе

Агымдагы елның 6 маенда районыбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Әлеге бәйрәм-ярышны Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының физкультура буенча иструкторы Гарипова Гөлшат Илһам кызы алып барды. Ярышта бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чакырулы булган барлык әти-әниләр катнашмавына карамастан, бәйрәм бик күңелле узды. Уеннар арасында иң мавыктыргычлары, мөгаен, "Бәрәңге" һәм "Кем икәнен танып бел" дигәннәре булгандыр. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бәрәңге дә "утыртты", туп белән дә ярышты, кызыклы итеп теге яки бу спортчыны хәрәкәт ярдәмендә күрсәтте, шул рәвешле көндәшләренә бирем бирде. Уйный, ярыша торгач, уртак счетның 2:2 булып, үзара дуслык җиңгәнен сизми дә калдылар. Бәйрәм ахырында бакча мөдире Дәүләтшина А.Н. әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, һәр гаиләгә грамота, ә балаларга скакалка өләште. Бәйрәмдә катнашучы ата-аналар мондый бәйрәмнәрнең ешрак узуын теләп, көләч йөз, рухи күтәренкелек белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International