Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы Ю.Кибәхуҗа авыл җирлеге буенча 8 май көнне Югары Кибәхуҗа авылында булып узды. Бәйрәмгә килгән тыл һәм хезмәт ветераннарына мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты үзешчән коллективлары концерт куйды. Укучыларга бәйрәмгә җыелган тамашачылар зур рәхмәтләрен җиткереп, бәйрәмне чәй табынында дәвам иттеләр.