8 Май көнне Олы Саурыш башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы кичә үтте. Бу бәйрәмгә җирдәге тынычлык, зәңгәр чиста күгебез өчен үзләренең тормышларын биргән тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннар җыелган иде. Бәйрәмдә сугыш турында, Җиңү турында җырлар башкарылды. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә венок куелды. Кунакларга бәйрәм бик ошады.