Бүгенге көндә Олы Нырсы Мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 1998-1999 нчы елгы кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасының җиңел атлетика буенча Х Спартакиадасының муниципаль этабына әзерлек бара. Укучылар йөгерәләр, озынлыкка һәм биеклеккә сикерәләр, тәлинкә һәм сөңге ыргыталар.