Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары 12нче майда татар теленнән узачак Бердәм дәүләт тестына әзерләнәләр. Укучылар изложение, сочинение язу үзенчәлекләрен, татар теле грамматикасын кабат исләренә төшерәләр, бланк тутыруны кабатлыйлар. Укучыларга 12 майда узачак имтиханда уңышлар телибез.