9 май көнне район үзәге Теләче авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителеп үтте.

2015 елның 11 мае, дүшәмбе

9  май көнне район үзәге Теләче авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителеп үтте. Бәйрәм бик зур машиналар парады һәм Теләче районы оешмалары хезмәт ияләренең демонстрациясе белән башланып китте.

Ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт бик олы булды. Алар каршыннан үткән хәрбер оешма сәламнәрен җиткерде. Районыбыз башлыгы И.Ф. Зарипов барлык сугыш һәм хезмәт ветераннарын, районыбыз халкын 9 май – Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте.

Музыкаль программа, спорт уеннары белән үрелеп барылган бәйрәм халык күңелендә озак еллар истә калыр. Җиңү көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International