9 май көнне Әбде авылында якташыбыз,Советлар Союзы Герое-Ксенофонтов А.К.га һәйкәл ачу тантанасы үтте. Ачылу тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф, ООО «Газпром Трансгаз-Казан» оешмасы җитәкчесе – И.И. Мөхетдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы митинг үткәннән соң ,авыл мәдәният йортында Әбде урта мәктәбе укучылары,укытучылары һәм “Задоринка”фольклор коллективы көче белән әзерләнггән бәйрәм концерты үткәрелде.Сугыш һәм тыл ветераннары,авыл халкы укучыларның чыгышыннан кәнәгать калдылар, аларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр.