Бөек Җиңүнең 70 еллыгы укучылар йөрәкләрендә бик озакка сакланыр. 8 май көнне мәдәният йортына кадерле, хөрмәткә ия булган кунаклар чакырылды - ул сугыш чоры балалары. Укучыларыбыз аларга бәйрәм котлавы әзерләделәр. Бәйрәм чәй табыны артында барды. Хәтердә калган вакыйгалар күз яшьләре белән искә алынды. Бәйрәмнән соң укучылар тыл ветераннарын котлап, үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.