7 май көнне Балалар иҗат үзәге түгәрәгенә йөрүче Шайхлисламова Рәмилә Рамил кызы, өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улы һәм район главаларының Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары белән очрашуында катнашып кайттылар. Рәмилә Рамил кызы бу очрашуда муниципаль белем бирү баннерын яклап чыгыш ясады. Очрашу М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында, “Родные лица Победы” дип исемләнгән Республика күләм тарихи-патриотик акция кысаларында үтте.