8 май көнне Урта Мишә авыл клубында китапханәче , мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Һәр тарафта җинү шатлыгы,күңелләрдә сугыш ярасы» - исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.

2015 елның 12 мае, сишәмбе
     8 май көнне Урта Мишә авыл клубында китапханәче , мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Һәр тарафта җинү шатлыгы,күңелләрдә сугыш ярасы» - исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәгә авылыбызның тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне котлап укучылар чыгыш ясадылар. Бәйрәм җыр, биюләргә бай булды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте. Шулай ук бәйрәмгә килә алмаган тыл ветераннарын  хөрмәтләп өйләренә бардык, Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштек, укучылар үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International