9 май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта Әбде урта мәктәбе укчылары катнашты. Бәйрәмгә безнең мәктәп укучылары сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен күтәреп чыгып “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.Укучылардан һәм укытучылардан торган колонна Әбде авылы урамы буйлап үтте. Колоннаның башында укытучылар һәм югары сыйныф укучылары һәйкәлләргә салу өчен әзерләнгән веноклар һәм гирляндаларны,флагларны күтәреп бардылар.Алар артыннан шарлар һәм ветераннарның портретларын тоткан башлангыч сыйныф укучылары атлады.