2015 елның 11 маенда Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыкка багышлап, 2002-2003 елда туган ир-егетләр арасында алкалы хоккей буенча турнир булып үтте. Спорт мәктәбе тренеры Галимов Н.М. һәм вәкиле Салахов Н.А. җитәкчелегендә Теләче мәктәбе укучыларыннан торган безнең район командасы да чыгыш ясады.Барлыгы 4 команда,70 яшь хоккейчы катнашты.
Уеннар нәтиҗәсе:
1 урында-«Зилант»-Казан
2 урында-Теләче
3 урында-Арча
4 урында-Түбән Кенәр авылы.
Җиңүчеләр Кубок,грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
«Иң яхшы сакчы» дип Якупов Илсаф танылды.