8 май көнне Олы Мишә авыл җирлегендә Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Олы Мишә авыл җирлегендә һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачу тантанасына авылның яше- карты, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары җыелды.
Мәһабәт һәйкәл... Ватан өчен үзенең тормышын биргән каһарманнарның үлемсез батырлыгы символы булып калыкты. Бу бәйрәмдә Җәнәй башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты. Безгә бу бәйрәм бик ошады.