Татар теле фәненнән бердәм республика тестлары.

2015 елның 12 мае, сишәмбе

        12 нче апрель көнне IX  сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының   2015 ел  13 нче мартында расланган № 1518/15 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде.Татар теле  фәненнән тест бирүдә, Теләче урта мәктәбеннән 60 укучы катнашты. Имтиханны ана теле буларак 38  укучы, дәүләт теле буларак 22 укучы тапшырды. Эшләрне республика комиссиясе тикшерәчәк, ә нәтиҗәләр  10 көннән соң гына билгеле булачак.Бу имтихан – беренчесе. Алдагы имтиханнарны тапшыруда укучыларга зур унышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International