Җиңүнең 70 еллык юбилей уңаеннан " Җиңүгә илткән юллар!" фестивале кысаларында 7 май көнне район мәдәният йортында Айдар җирлеге үзешчәннәре көче белән куелган С. Шакуровның «Саф күңелгә тап төшми» драмасы сәхнәләштерелде. Әсәр эчтәлекле, эпизодларның да тетрәндергеч булуы, күңелгә үтеп керердәй һәм күз яшьләрсез карап утыру мөмкин булмаган күренешләре белән аерылып тора. Тол калган хатыннар, улларын җуйган аналар, мәһәббәт һәм нәфрәт турында барган әлеге әсәрнең эчтәлеген ачып бирә алды Айдар мәдәният йорты үзешчәннәре. Театр сәнгатен үз итүче әлеге коллективка рәхмәтләребезне җиткереп, Бөек Ватан сугыш чорын тасфирлап патриотик тәрбия биргәннәре өчен аларның һәрберсенә алдагы тормышларында һәм иҗатларында бары уңышлар гына теләп каласыбыз килә!