8 май көнне Шәтке авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап митинг узды. Митингта мәктәп укучылары, укытучылар, авылдагы оешмалар катнашты. Иң кадерле кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары иде. Митингны авыл җирлеге башлыгы Ф.Г. Кадыйров ачып җибәрде. Районнан килгән вәкилгә һәм ветераннарыбызга сүз бирелде. Мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Балалар үзләренең бабаларының портретларын тотып, аларның рухларына җан өргән кебек булдылар. Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Соңыннан мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннары чәй табыны артында үзләренең сугыш чорындагы истәлекләрен яңарттылар.