12 май көнне Алан урта мәктәбе укучылары Алан мәчете тирә-юнен чистарту, яшелләндерү өмәсендә катнаштылар. Аларның хезмәтеннән соң мәчет тирәсе чистарып, матурланып калды. Мәчетнең имамы Әнәс хәзрәт балаларга олы рәхмәтен белдерде, аларга укуларында зур уңышлар теләп калды.