Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьсын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары 8 май көнне Баландыш мәктәбенә кунакка чакырулы иде. 1-9 класс укучылары тарафыннан “Хәтер белән без мәңгелек” дигән бәйрәм чарасы күрсәтелде. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алынды.