8 май көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе авыл җирлеге белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үткәрде. Митингта тыл ветераннары катнашты. Ветераннарны мәктәп директоры Әхмәтҗанова Н.Н., авыл җирлеге башлыгы Усманов Р.И., районнан килгән вәкил Фазлыев Д.М. кайнар котладылар. Укучылар үзләренең эчтәлекле чыгышлары белән сөендерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Митингтан соң клуб каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта мәктәп укучылары обелиск янында сакта тордылар.
Китапханә каршында “Бөек Җиңүгә – 70 ел” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.