8 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Р.Р башлап җибәрде. 9-10 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Концерттан соӊ бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Бәйрәм ахырында укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.