8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Бу чарада тыл ветераннары, авыл җирлеге эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, ясле-бакча балалары һәм хезмәткәрләре, авыл халкы һәм районнан килгән вәкил катнашты. Митингка мәктәп укучылары сугыш ветераннарының портрет-плакатларын күтәреп төштеләр. Митингны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А ачып җибәрде. Ул тыл ветераннарын һәм катнашучыларның барсын да бәйрәм белән котлады, аннары сүз район вәкиленә, мәктәп директорына, ветераннар советы председателенә бирелде. Бәйрәмнең Һәйкәл янындагы өлеше ясле-бакча балаларының чыгышы белән тәмамланды. Икенче өлеше мәдәният йортында мул табын артында дәвам итте. Тыл ветераннарын зурлап, котлап мәктәп коллективы бик матур концерт күрсәтте. Үзләренә күрсәтелгән кадер хөрмәткә ветераннарның күңеле булды. Киләсе елга да очраша алсак иде дигән теләк белән, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар алар.