7 май көнне Күкчә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачылу тантанасы булды. Бу обелискны төзүдә Күкчә авылында туып үскән иганәче Хәкимов Хәмит Гәбделхәй углы үзенең зур өлешен кертте. Күкчә авылы халкы аның бу мәрхәмәтле эшенә үзенең бик зур рәхмәтен җиткерә. Бу бәйрәмгә районнан да кунаклар килде.