14 май көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә 2015 ел Россиядә Әдәбият елы уңаеннан “Китап уку – белемнең ачкычы” стенды эшләп куелды. Биредә классик язучыларның портретлары, аларның китап укуга багышланган әйтемнәре урын алды. Тәкъдим ителгән мәгълүмат китап укучыларда уку һәм әдәбиятка карата тагын да күбрәк кызыксыну уята алачак.