2015 елның 13 маенда Теләче муниципаль районында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча X спартакиада үтте. Әбде мәктәбеннән шул ярышта 10 сыйныф укучысы Камалетдинова Л актив катнашты. Җитәкчесе Назипов Р.Р. Аның катнашуының нәтиҗәсе: I урыннар - биеклеккә сикерү, 800 метрга чабу, диск ыргыту; II урыннар - 200 метрга чабу., 100 метрга каршылыклар белән чабу, сөңге ыргыту. Афәрин Ләйлә! Искиткеч остазның сәләтле укучысы.