14 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре ирекле волонтерлар үзәге белән берлектә Теләче мәктәбенең 5 – сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Очрашуның максаты – шәхесара, өлкәннәр белән булган аңлашылмаучанлыклардан туган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген аңлату иде . Ә булган очракта балага психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук укучыларга буклетлар һәм ышаныч телефоны визиткалары таратылды.