Туган телгә мәхәббәт балалар бакчасыннан ук тәрбияләнергә тиеш. Уен - тәрбиянең бер чарасы булып тора. Максабаш балалар бакчасы сабыйлары Сәбилә Мулланур кызы Гаффарованың "Изучаем русский язык" китабында бирелгән хәрәкәтле һәм үстерелешле уеннарны бик теләп башкаралар. Уен аша баланың сүзлек запасы байый, татар баласы рус телен ныграк үзләштерә. Бала уен дәвамында үзенең шөгыльдә булуын сизми дә кала. Шул рәвешле без - тәрбиячеләр, балаларга туган телгә өйрәтүне, мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итәбез.