14 нче май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә татар шагыйре Нур Баянның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Фронтовик шагыйрь-Нур Баян”-исемле күргәзмә куелды.

2015 елның 15 мае, җомга

   14 нче май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә татар шагыйре Нур Баянның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Фронтовик шагыйрь-Нур Баян”-исемле  күргәзмә куелды. Н. Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International