13 ,14 нче май көннәрендә укучыларның җиңел атлетика буенча 10нчы Спартакиадасы узды. Ярышларның муниципаль этабында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Ераклыкка сикерү буенча Сафин Булат-1урын, Мингазова Динә -ераклыкка сикерүдә - 1 урын , биеклеккә сикерүдә- 2 урын, 3000м йөгерүдә Мифтахова Алия -2 урын, кызлар эстафетасы – 1 урын , егетләр эстафетасы- 3 урын, йөгерүдә Закиров Зөлфәт, Муллахметов Айнурлар – призлы 3 урын алдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез командасы 4 урында. Бу төрдәге спорт ярышлары балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди, аларның физик әзерлекләрен үстерә. Спартакиадада катнашкан барлык укучыларыбызга да чыдамлылык, күтәренке кәеф, зур уңышлар телибез!