13-14 май көннәрендә җиңел атлетика буенча 1998-1999 нчы елда туган кыз һәм егетләр арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының Х Спартакиадасының муниципаль этабы булып узды. Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары бу ярышларда катнашып, гомуми командалар арасында 1 урынны яуладылар.