Җиңел атлетика буенча Х Спартакиада ярышлары.

2015 елның 15 мае, җомга

       14 нче һәм 15 май көннәрендә   “ Батыр “ спорткомплексында   Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган  җиңел атлетика  буенча  район беренчелегенә   Х Спартакиада  ярышлары  булып үтте. Ярышларда  1998  -2001  елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты. Шәхси беренчелектә  Теләче урта мәктәбе укучылары  1-3 урыннарны яуладылар. Теләче урта мәктәбе командасы икенче урынга чыкты.  Укучыларны ярышларга физкультура укытучылары  Р.Р.  Хакимов һәм М.Р. Юсупов әзерләде. Алга таба яшь йөгерешчеләр  республика буенча йөгерү ярышларында катнашачаклар. Укучыларны  җиңүләре белән котлыйбыз. Зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International