14 нче май көнне Айдар авылында гражданнар җыены булып узды. Җыенда 78 кеше катнашырга тиеш иде, 43 кеше катнашты. Көн тәртибендә көтү, чисталык һәм юл мәсьәләләре хәл ителде. Көтү 17 нче май көнне чыгачак.