Туган телдә сөйләшәбез.

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Ана теленә карата мәхәббәт хисе балалар бакчасыннан ук тәрбияләнергә тиеш. 2нче  номерлы Теләче балалар бакчасында бу өлкәдә актив эш алып барыла. Балалар “Туган телдә сөйләшәбез” уку-методик кулламасы  әсбабында бирелгән хәрәкәтле һәм үстерешле уеннарны туган телләрендә бик теләп башкаралар. Уен аша баланың сүзлек запасы байый, татар сөйләм теле камилләшә. Бала уен барышында шөгыльдә булуын сизми дә кала. Шул рәвешле тәрбиячеләр балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбиялиләр һәм аларны татар халкының культурасы, гореф-гадәтләре белән таныштыралар. Шулай ук бу юнәлештә эш алып бару барышында  “Туган җирем Татарстан”  почмакларындагы материаллар да зур ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International