12 нче апрель көнне IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 ел 13 нче мартында расланган № 1518/15 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. Тестлар үткәрү Теләче урта мәктәбе базасында оештырылды. Татар теле фәненнән тест бирүдә 14 мәктәптән 175 укучы катнашты.