2015 елның 1нче сентябреннән Теләче муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә 5нче сыйныфларда федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укыта башлаячаклар. ФДББСна күчү шартларында фән укытучыларын әзерләү, аларга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы белем үстерү Институты 12-13 май көннәрендә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, тарих, инглиз теле, математика укытучылары өчен зона семинарлары үткәрде. Бу семинарда Теләче районыннан 50 укытучы катнашты.