12 майда Республика олимпиада үзәгендә “Акыллы кызлар һәм малайлар” республика уены үткәрелде. Бу бәйгедә Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучы 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уен ” Татарстан Республикасы һәм туган як тарихы - XX гасырның II яртыеллыгы” темасына үткәрелде. Әлеге уен - бәйгедә безнең районнан 10 нчы сыйныф укучылары Фәрхуллина Илүзә (Теләче мәктәбе) һәм Шиһабиева Айсинә (Олы Мәтәскә мәктәбе) катнашты. Алар Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификаты белән бүләкләнделәр.