Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 ел 13 нче мартында расланган № 1518/15 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучыларының тестларын тикшерү комиссиясендә безнең районнан 4 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Олы Нырсы мәктәбеннән Мөбинова Гөлнара Габделмәннафовна, Иске Җөри мәктәбеннән Сәлимова Резидә Гафуровна, Теләче мәктәбеннән Якупова Ләйлә Мидхәтовна, Үзәк мәктәбеннән Николаева Альбина Мәгъсүмовна. Алар 13нче майдан 18нче майга кадәр республика комиссиясе составында эшлиләр.