6-8 май көннәрендә мәгариф бүлеге боерыгы һәм ата-аналарның гаризасы нигезендә районның балалар бакчаларында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеге тикшерелде һәм анализланды. Балаларның мәктәпкә әзерлеге 3 төрле методика нигезендә өйрәнелде. Мониторинг балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында районның мәгариф бүлеге методисты Саетова Анна Николаевна,Теләченең №1 нче балаларбакчасы педагог-психологы Хазипова Сайлан Нагимовна, Теләченең №3 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Шаймарданова Миляуша Наиловна, Теләченең №2 нче балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зульфия Мидехатовналар тарафыннан үткәрелде.