14 нче май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчасы мөдирләре өчен “Курчак театры ярдәмендә балаларның иҗади сәләтен үстерүдә балалар бакчасы һәм семьяның роле” дигән темага семинар-киңәшмә булып үтте.

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

     14 нче май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчасы мөдирләре өчен “Курчак театры ярдәмендә  балаларның иҗади сәләтен үстерүдә балалар бакчасы һәм семьяның роле” дигән темага семинар-киңәшмә булып үтте. Балалар бакчасы быелгы уку елында эксперимент рәвешендә ОАО “Издательство “Просвещение” тәкъдим иткән “Читаем, слушаем, играем” (авт. Сорокина Н.Ф., Миланович Л.Г. и т.д.) дип исемләнгән укыту методик комплектларын (УМК) кулланып эшли башлады. Семинар  кысаларында 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре УМК нигезендә курчаклар белән әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Семинарның төп олешендә мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты Саетова Анна Николаевна  һәм Нигематзянова  Гүзәлия Загитовналар  чыгыш ясадылар. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International