“Көн дә игелек кыл!”

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбе тимурчылары һәр атна  саен  сугыш  һәм тыл   ветераннарына  йорт  эшләрендә   булышып   торалар.  Укучыларыбыз  “Көн  дә игелек кыл!” девизы астында көндә яхшылык   эшләүне  үзләренең   максатлары   итеп    өлкәннәргә  шатлык өләшәләр.   15 май көнне  8 класс укучылары  Оркыя әбигә     шефлык иттеләр. Йорт   тирәсен тырмаладылар, су китерделәр, утын ярып ташыдылар. Оркыя әби укучылар эшеннән канәгать калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International