9 май күңелләргә иң якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе.

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

9 май күңелләргә иң якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн якынлашкан саен без әби-бабайларыбызның йөрәк яралары сыкравын ишетәбез. Ветераннарның сөйләве безгә куркыныч төш кебек кенә. Тарихи үткәнебез, Ватаныбыз, туган ягыбызның каһарман шәһесләрен, тынычлык хакына корбан булган якташларыбызны белү һәм кадер-хөрмәт белән искә алу, балаларда милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан 8 май көнне Айдар авылында стела ачу тантанасы һәм “Яу кырыннан килгән хәбәрләр бәгырьләрне телә әле һаман” исемле тематик кичә-митинг үткәрелде.  Бу кичә Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын татып үскән сугыш чоры балалары күңеленә хуш килде, соңыннан алар чәй табыны артында үткән авыр яшьлек елларын күз яшьләре аша искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International