Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һаләк булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып узды. Мәктәп укучылары кулларына "Үлемсез полк" портретларын, шарлар, флаглар һәм чәчәкләр күтәреп, колоннага тезелеп авыл буйлап обелискка төштеләр. Ветераннарыбызга районнан килгән вәкил, авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры узләренең котлауларын җиткерделәр. Алга таба бәйрәм мәдәният йортында мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән бергә чәй табыны артында үрелеп алып барылды. Безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, якты киләчәк бүләк иткәннәре өчен ветераннарыбыз алдында баш иябез.