Субаш башлангыч мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырулы иде. Бәйрәм кичәбез авыл үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барылды. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында үтте.