15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә,рухи көч җыя. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Гаиләм җылы учагым” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә журнал битләрендә гаилә темасын чагылдырган мәгълматлар куелды.