Социаль яктан куркыныч хәлдәге һәм авыр тормышта яшәүче гаиләләр - безнең эшчәнлегебезнең төп юнәлеше. Халыкара гаилә көне уңаеннан , “Родник” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре әлеге гаиләләр белән берлектә 18 май көнне Биектау районы Ямаширмә авылында урнашкан тәвә кошы фермасына экскурсия оештырдылар.