18 май көнне “Теләче” газетасы редакциясендә “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге”, район “ФОРПОСТ” яшьләр үзәге белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Без онытмыйча яшибез” дип исемләнгән хәрби – патриотик темага мәкаләләр конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Миннебаева Ләйсән “Онытырга хакыбыз юк” дигән язма белән катнашып, 3 урынны яулады. Ләйсәнне бу уңышы белән котлыйбыз, аңа алга таба да иҗади уңышлар телибез.