22 нче май көнне Үзәк балалар бакчасында балалар бакчасында

2015 елның 22 мае, җомга
22 нче  май көнне Үзәк балалар бакчасында балалар бакчасында татар һәм рус телләрен алып баручы белгечләр, группаларда эшләүче  тәрбиячеләр, өлкән тәрбиячеләр өчен “Балалар бакчаларында мультимедиа һәм информацион ресурсларны куллану ” дигән темага  семинар-киңәшмә булып узды. Семинар башта Иске Җөри балалар бакчасында башланып китте. Тәрбиячеләр бакчада  “Туган җирем Татарстан” дип исемләнгән милли почмакны, методик почмактагы укыту -методик комплектларын тормышка ашыруда кулланыла торган ярдәмлекләрнең, таратма һәм дидактик материалларның сакланылышы белән таныштылар. Аннан соң семинарның икенче өлеше Үзәк балалар бакчасында дәвам итте. Балалар бакчасында тәрбиячеләргә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан 1 нче кечкенәләр, уртанчылар төркеме балалары белән мультимедиа ресурсларын кулланып ачык шөгыльләр үткәрелде. Соңыннын Теләченең №1, №2, №3 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бакчада тәрбиячеләр өчен УМК ны куллануда ярдәм итә торган дидактик һәм таратма материаллардан күргәзмә дә оештырылган иде.Семинар ахырында мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем буенча методисты Саетова Анна Николаевна үткән семинарга нәтиҗә ясады, “Иң әйбәт билингваль бакча” конкурсына әзерлекнең торышы белән таныштырды, алда торган бурычларны билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International