23 нче май көнне Теләче муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә 11нче сыйныфны тәмамлаучы 125 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларының рус теле һәм математика фәннәреннән мәҗбүри дәүләт йомгаклау аттестациясе үтәселәре бар. Күп кенә укучыларның сайлап алу имтиханнары да бирәселәре бар. Җәмгыять белемен 44 укучы, физика фәнен 42 укучы, биология фәнен 35 укучы сайлады.
2014-2015 нче уку елында 125 укучының 16сы медальгә дәгъва кыла.